Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Бөек шагыйрь эзләре буйлап"

17 октябрь көнне безнең китапханәдә «бөек шагыйрьнең эзләре буйлап» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Язучының биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләнде, Лермонтовның әдәби иҗаты аның рәсем сәнгате белән тыгыз үрелеп баруына аерым игътибар бирелде. Балалар М.Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, Кавказдагы урыннар буйлап виртуаль сәяхәт кылып, презентация карадылар. Балалар М.Ю. Лермонтов шигырьләренә язылган романсларны игътибар белән тыңладылар. Язучының берничә шигырен кычкырып укыдылар. Чара ахырында «Тынгысыз илһам даһие» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.