Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Әдәби кунакханә

Балтач үзәк китапханәсендә үткәрелгән, һәркемнең күңеленә шигъри хис, моңлы ядкарь бүләк итүче "Әдәби кунакханә"гә килгән һәрбер райондаш иҗатчы үз фәлсәфәсе, үз күңел бизәге белән уртаклашты. Китапханәбезнең талантлы укучылары Раушан Нигъматҗанов һәм Гүзәл Хазиева да биредә кунак булып, каядыр ашкыну, ярату, дуслык җепләре, туган авыл темаларын үзләренчә, самими балачак хисләре бишегендә язган шигырьләре белән таныштырдылар.