Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Рухи биеклектә син,китап!

Кеше уйларын чагылдыра  торган могъҗиза-китапка багышланган кичә ”Рухи биеклектә син, китап!” дигән аһәңле исем астында үтте. Язу карасы,каләм,кәгазъ  булмаган бик борынгы заманнардан алып бугенгәчә озак һәм катлаулы юл үткән китапның тарихы нидән гыйбәрәт икәнлеге турында  кичәбез кунакларына балалар һәм яшьләр бәян иттеләр. Алар китап үткән чорларны  образларга кереп гәүдәләндерделәр.Кичәне видеоязма белән бәйләнеп баруы тагын да эчтәлекле һәм тәрбияви итте.

Әлеге чара Балтач авылара үзәк китапханәсе коллективы ярдәме белән гамәлгә ашырылды