Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

“Төсләр явы булып шигыр килә”

7 нче апрель көнне, районыбызның хөрмәтле язучысы, шагыйрәсе, публицист Фәридә Шакирова күркәм юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан китап укучыларны юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан “Төсләр явы булып шигыр килә” видеоязмасы әзерләнде.Язмада Фәридә Шакированың яшәеш һәм мәхәббәт темасын яктырткан шигырьләре тәкъдим ителде.

 Шулай ук шагыйрәнең “Бирегез миңа түбәтәй!”балалар өчен шигырьләр җыентыгын кычкырып уку 1-3 класслар өчен үткәрелде.