"Матрешка кунакка дәшә"
“Веселая бумажка” клубына йөрүче балалар "Матрешка кунакка дәшә" иҗади мастерскоенда катнашып Россия символларының берсе булган матрешка уенчыгының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Загорск,Семеновск,Полхов-Майданск матрешкаларының үзенчәлекләре турында видеоязмалар карадылар.Ахырдан картон һәм кәгазьдән матрешкалар иҗат иттеләр.