Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Соревнования по шашкам

Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.

Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный.Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли.Иң мөһиме, бу уен хәтерне яхшырта.

Смәел авыл китапханәсендә шашка уенын яратучылар җыйналды. Авыл беренчелегенә үткәрелгән ярышта 11яшьтән өлкәнрәк балалар һәм зурлар катнашты.Барлык катнашучылар саны 15.