Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Башваткыч

Халыкара туган тел көне уңаеннан Смәел авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен башваткыч уены үткәрелде. Уенның максаты –укучыларга татар теленең сүз байлыгын күрсәтү аша  туган телне камил белергә кирәкне төшендерү. Балалар ике командага бүленеп һөнәрләр,табигать,төсләр,бөҗәкләр,кием-салым ,кораллар темалары буенча кроссвордлар чишүдә белемнәрен сынадылар.Чарада барлыгы 20 укучы катнашты