Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Солдат сугышны сайламый

Әфган конфликтында катнашкан авылдашларыбыз белән балаларны таныштыру максатыннан “Солдат сугышны сайламый”дигән батырлык сәгате үткәрелде.Тау -таш илендә барган бәрелешләрдә Смәел авылының алты егете: Хәлил Хаҗиев,Рафил Гарифҗанов,Расил Гыйләҗетдинов,Рәис Гайнанов,Исмәгыйль Гарифуллин,Илфат Гиматдиновлар катнаша. Балаларга аларның хәрби хезмәттәге үткән юллары турында сөйләнелде,солдат альбомыннан фотолар күрсәтелде.