Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Тәгәри китте йомгагым

“Тәгәри китте йомгагым “ китап күргәзмәсе Россия Федерациясендә 2022нче ел Халыкларның мәдәни мирас елы буларак игълан ителүенә багышлап төзелде.Күргәзмәдә Россия халыкларының  мәдәнияты һәм религиясе атласы,аерым халыкларның йолалары һәм гадәтләренә,милли аш-суына багышланган китаплар белән танышырга мөмкин.Милли бәйрәмнәр темасына күргәзмәдә аерым урын бирелде.Бу бүлектә уяв,гырон-быдтон,учук,семык,питрау,сабантуй бәйрәмнәренең үзенчәлекләре белән танышып була.Рус халык әкиятләре,Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның әкиятләребелән дә күргәзмәдә танышырга мөмкин.