Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

"От чистого истока"

Балтач авылара үзәк китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “От чистого истока” проекты кысаларында Смәел филиалында җирле шагыйрь Галиев Фаварис иҗатына багышланган шигърият кичәсе үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды.”Көзге яшьнәү” китабыннан шигырьләр укылды. Фаварис Мөхәммәтгали улы балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укыды.Аның балалар өчен язылган барлык шигырьләренә дә тәрбияви мәгънә салынган.Шулай ук шагыйрь үзенең шигырьләрен көйгә дә сала.Берничә җырын балаларга башкарып күрсәтте. Шигърият кичәсе бик җанлы һәм җылы атмосферада үтте.