Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Шагыйрьләре данлый туган якны

Балтач районында иҗат итүче республикакүләм танылу алган шагыйрьләребез Г.Мөхәммәтшин, Ф.Шакирова, М.Хөрмәтуллина иҗаты белән укучыларны таныштыру максатыннан “Шагыйрьләре данлый туган якны” исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Кичә өчен презентация ясалды.”Балтач иҗатчылары”дигән китап күргәзмәсе төзелде. Кичә барышында шагыйрьләрнең  туган якларын данлап иҗат ителгән “Балтачым”(М.Хөрмәтуллина),”Авылыма”(Ф.Шакирова)шигырьләре укылды. Г.Мөхәммәтшин иҗат иткән данлыклы “Керим әле урманнарга” җыры яңгырады.