Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

"Яшә,җир шары"

“Яшә-Җир шары” экология сәгатендә балалар белән без яши торган җир шары,аның үзенчәлекләре,җиребезне яклау һәм саклау турында сүз алып барылды. Балалар туган як табигате буенча табышмаклар,башваткычлар чиштеләр.”Табигатьне сакла”конкурсы сорауларына җавап эзләделәр. Чиста һәм пычрануга дучар ителгән җир планетасы макетларына күзәтү ясап , үз фикерләрен җиткерделәр.