Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

"Квиз"акциясе

Илебез  галәмгә беренче кеше чыгуның 60 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Смәел авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары белән галәм викторинасы үткәрде. “Квиз” акциясе кысаларында үткәрелгән чарада укучыларга галәм, планеталар, күк җисемнәре,космонавтлар,космик корабльләр турында сораулар тәкъдим ителде. Викторина нәтиҗәләреннән чыгып, балаларның галәм тематикасы белән таныш булуларын һәм беренче космонавт Юрий Гагарин турында белүләрен билгеләп үтәргә кирәк