Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Яшьләр белән очрашу кичәсе

Смәел авылы китапханәсендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайретдинов һәм Смәел авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы  авылда яшәүче яшь гаиләләр белән очрашты.”Безнең очрашуның максаты-сезне борчыган проблемаларны барлау һәм аларның чилешеш юлларын табарга ярдәм итү”-дип башлады сүзен Айдар Фоатович.

Чара “сорау-җавап “ форматында бик җанлы  үтте.Бирелгән сорауларга караганда яшьләр район һәм авыл җирлеге тормышының барлык яклары белән кызыксыналар,үзләре яшәгән җирлекне  үстерергә омтылалар.