Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Олуг шагыйрь-олуг шәхес

Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре белән үрелеп барган әдәби кичә укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү  максатыннан уздырылды.

 Укучылары әдипнең төрле елларда иҗат иткән “Маэмай”,”Звонок”, “Карак песи”, “Җырларым”, Кичер илем “шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.