Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Иксез – чиксез һөнәр дөньясы

Укучылар мәктәптән дөньяны күзалларга әзер  булып, дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган  яшүсмергә тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр. Китапханә үз чиратында уңышка илтә торган юл сайларга юнәлеш бирергә ,балага үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләргә, тормышны аң белән планлаштырырга, сайлаган юлына дөрес прогноз бирергә өйрәтүдә ярдәм итергә тиеш. Укучыларны үз һөнәрләренең нечкәлекләре белән  Гарифҗанова Фәнзилә һәм Аухадиева Светалар таныштырды.