Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Китапханә планетасында

Смәел авыл китапханәсендә  укучы балалар өчен квест-уен уздырылды. ”Китапханә планетасында” дип исемләнгән әлеге чарада балалар ике командага бүленеп әсәрләр буенча пазллар тезделәр,табышмаклар һәм сорауларга җавап бирделәр. Уен ахырында конкурсларда дөрес җавап өчен җыйган хәрефләрдән “белем” сүзен тезделәр. Квест балаларга бик ошады.