«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясе
6нчы мартта Смәел авыл китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты. Балалар танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Әдипләребез: Р.Миңнуллин, Л.Лерон,Ш.Галиев, Й.Шәрәпованың укучылар тарафыннан шигырьләре укылды. Чара презентация һәм китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды.