Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Могҗизалар тулы урман"

22март көнне Бөтендөнья урманнар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Могҗизалар белән тулы урман” интелектуаль уены үткәрелде. Балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңдатылды. Кешеләрнең барлык тереклеккә карата яхшы мөнәсәбәте генә планетабызны чиста, матур һәм сәламәт итеп сакларга ярдәм итәчәк. Чара барышында балалар Урман табышмакларын чиштеләр, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.