Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Нәүрүз килә, ишек ач!"

Салавыч балалар бакчасында 14 март көнне кышны озату, язны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә җырлар җырладык, Балалар белән төрле ярышлар үткәрдек. "Эшләпәне кем ала", “Чаңгыда кем беренче” һәм башка ярышлар үтте.Ярышларда балалар гына түгел әти – әниләр дә  теләп ярыштылар, көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында балаларның битләре кызарган, күңелләре шат иде. Иң мөһиме өстәлдә - тәмле коймаклар...