"Авылым уңганнары"
22 февраль Салавыч мәдәният йортында Авыл җыены үткәрелде. Һәм бу җыен алдыннан без “Авылым уңганнары” исемле , кул эшләре күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә агач остасы Рәсим Закиров, калай осталары Ринат Ахмадуллинһәм Илназ Шәйхиев, оста тегүсе Алисә Хасанова, Кәгазьләрдән матурлык тудыручы Ләйсән Мостафаева һәм тәмледән – тәмле ризыклар әзерләүче Әлфия Латыйповаларның иҗат җимешләре урын алды. Авыл халкы зур кысыксыну белән күзәтте кул эшләрен. Районнан килгән җитәкчеләр дә бик уңай бәя бирделәр.