Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Туган телем -серле тел"

21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Салавыч балалар бакчасы белән берлектә «Туган телем- серле тел» дип исемләнгән әдәби — музыкаль кичә үткәрелде.Балалар Туган тел көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган телнең халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куате булуы турында белделәр. Балалар үзләренең дәртле биюләрен, матур шигырьләрен башкардылар.Кичәбез «Туган тел» җыры белән тәмамланды.