Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Мәңге үлмәс - Муса Җәлил"

 15 февраль патриотик шагыйребез М.Җәлилнең туган көне уңаеннан Салавыч балалар бакчасы белән берлектә “Мәңге үлмәс Муса Җәлил”исемле конкурс үткәрдек. Конкурс башланыр алдыннан  балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Конкурста 21 бала катнашты. Һәр группага өчәр урын билгеләнде. Һәм иң оста сөйләүчегә Җиңүче дипломы тапшырылды.