Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Интернет: -кызыклы, мавыктыргыч, куркынычсыз ”

Озынайтылган көн группасы балалары өчен, "Интернет: -кызыклы, мавыктыргыч, куркынычсыз ” дип исемләнгән әңгәмә - дәрес уздырылды. Электрон презентация ярдәмендә укучыларга Интернет челтәрендә грамоталы, куркынычсыз һәм җаваплы эш итү күнекмәләрен, шулай ук  персональ мәгълүматларны һәм компьютерны төрле куркынычлардан саклау кирәклеген аңлаттым. Шик  тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, телефон  номерын сайтларга  кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә, телефон исәбеннән акча югала башласа, тиз арада операторга хәбәр итәргә кирәклеген искәрттем.Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк. Чарадан балалар файдалы киңәшләр алып таралды.