Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Кошлар - табигать сакчылары" - мәгълүмат сәгате

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан "кошлар - табигать  сакчылары" исем астында мәгьлүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче канатлы дусларга карата сакчыл мөнәсәбәт , табигатькә һәм әйләнә - тирә дөньяга мәхәббәт турында сөйләде. Укучылар кошлар турындагы китаплар белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.