Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Син һәм синең компьютер" - мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Син һәм синең   компьютер" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны интернет үсеше тарихы белән таныштырды, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, нинди куркынычларны очратырга һәм алардан ничек сакланырга мөмкинлеген сөйләде. Укучылар интернет һәм аның куркынычсыз куллану турында сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.