Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек" - хәтер сәгате

3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан"Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек" исем астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада укучылар исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының  сугышчан һәм үлемсез батырлыклары белән таныштылар. Укучылар үзләренең күңелләрендә булган рәхмәт хисләрен күгәрченнәргә язып билгесез солдатка юлладылар.