Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Минем илемнең изге байрагы" - күзәтү

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан "Минем илемнең изге байрагы" исемле күзәтү үткәрелде. Укучылар флагтагы һәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр.