"Музей - тәрбия учагы" - күзәтү
Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә , халкыбызның бай рухи мирасын, гореф - гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә музейларның роле искиткеч зур. Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була.