"Тукайны укып үсәм" - әдәби кичә
26 апрель- халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан ", Тукайны укып үсәм " исемле әдәби кичә оештырылды. Кичәдә укучылар "Тукай иҗаты - балаларга" исем астында китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Кичә " Туган тел" җыры белән тәмамланды.