Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" - ХII Халыкара акция

6 май көнне Пыжмара авылы китапханәсендә  “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле ХII Халыкара  Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды. Әлеге чарада Муса Җәлилнең “Джим” поэмасы, “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре укылды.