Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Флаг России" - флешмоб

12 июнь - -Россия көне уңаеннан "Флаг России" флешмобы уздырылды. Чара барышында халыкның дәүләт флагына мөнәсәбәте турында сораштыру үткәрелде. Укучылар Россия флагы белән горурлануларын һәм үз илләре өчен горурлык кичерүләрен әйттеләр.

"Россиянең бөек улы" - шигъри сәгать

Шагыйрь А.С.Пушкинның тууына 225 ел уңаеннан "Россиянең бөек улы" исем астында шигъри сәгать узды. Китапхаханәче балаларны бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Балалар А.С.Пушкинның шигырьләрен укыдылар.

"Балалар - безнең киләчәгебез" - спорт уеннары

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Балалар - безнең киләчәгебез" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында төрле спорт уеннары белән уздырдык.

"Вакытлы матбугат -заман көзгесе" - библиофреш

Газета -журнал материалларын укучыларга җиткерү, кирәкле , файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану максатыннан, "Вакытлы матбугат - заман көзгесе" исем астында библиофреш үткәрелде. Укучылар яңа матбугат белән таныштылар.

"Долгие версты Победы" - батырлык дәресе

"Долгие версты Победы" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, якташ ветераннар турында сөйләде. Чара барышында укучылар үзләренең туганнары - сугышта катнашучылар белән таныштырдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

"Музей - халык хәтере" - мәгълүмат сәгате

Укучылар үткән тарихыбыз белән кызыксыналар. Һәр экспонат тарихый яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле. Шул уңайдан "Музей - халык хәтере" - исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга һәр экспонатның тарихы сөйләнелде. Алар үзләре һәр экспонат белән якыннан таныштылар.

"Георгиевская ленточка" - Бөтенрәсәй акциясе

"Георгиевская ленточка " - Җиңү , батырлык, кыюлык. Бөек Ватан сугышы туганнарыбызга төшкән газапларның символы. "Георгиевская ленточка" Бөтенрәсәй акция кысаларында Җиңү бәйрәме уңаеннан яшьләргә, укучыларга таратылды.

"Һәйкәл булып басты батырлар" - митинг

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Пыжмара авылында"Һәйкәл булып басты батырлар" исем астында тантаналы митинг үткәрелде. Чарада авылның сугыш чоры балалары, ветераннар, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, "Кама" күмәк хуҗалыгы рәисе, килгән кунаклар, китапханә, клуб, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективлары катнашты. Бәйрәм Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе укучылары чыгышы белән үрелеп барды.

"Читаем детям о Великой Отечественной войне" - ХV Халыкара акция

Самара өлкәсе балалар китапханәсе тәкъдим иткән "Читаем детям о Великой Отечественной войне" исемле XV Халыкара Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды

"Окна Победы" - Бөтенрәсәй акциясе

"Окна Победы " Бөтенрәсәй акциясендә катнаштык. Без тәрәзәләрне күгәрченнәр, мәңгелек ут, георгий тасмалары, салют белән бизәдек.

"Сад памяти" - Халыкара акция

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып,туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык.

"Өмә" - Бөтенрәсәй акциясе

Санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан Бөтенрәсәй өмәсенә катнаштык. Өмә барышында оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән участокларны чистартып, тәртипкә китерделәр.

"Хәтерләрдә уелып калган көннәр" - батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан "Хәтерләрдә уелып калган көннәр" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында дәһшәтле сугыш вакытында балаларның күргән михнәтләре турында сөйләнелде, сугыш темасына китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды

"Тукай живёт в наших сердцах" - әдәби сәгать

Татар шагыйре Г.Тукайның тууына 138 ел уңаеннан " Тукай живёт в наших сердцах" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.Чара ахырында алар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын җырладылар.

"Очсыз, кырыйсыз күк йөзе" - викторина

Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү,космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан "Очсыз, кырыйсыз күк йөзе" исем астында викторина үткәрелде. Укучылар танылган космонавтлар, кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары һәм Россиянең оборона сәләте белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

"Әкияттә - кунакта" - мәгълүмат сәгате

Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белемнәрне искә төшерү максатыннан "Әкияттә - кунакта" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әкиятләр аша укучылар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, тапкырлыкка өйрәнәләр. Чарада катнашучылар китаплардан кызыклы өзекләр укыдылар, әкиятләр сөйләделәр.