«Богатство татарского фольклора » квиз уен үткәрелде.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан китапханәдә «Богатство татарского фольклора » квиз уен үткәрелде. Чарада катнашучыларга өч тур үтәргә туры килде. Беренче тур халык көнкүрешенә, табышмакларга, мәкальләргә һәм әйтемнәргә багышланды. Икенче музыкаль турда командаларга татар халык җырларын белү кирәк булды. Өченче турда катнашучылар «Гөлчәчек», «Камыр – батыр», «әтинең өч киңәше», « Өч кыз» экранлаштырылган халык әкиятләре буенча видео сораулар тәкъдим ителде.