“ Кечкенә Бануның тарихы” кычкырып уку.

Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучыларына “ Кечкенә Бануның тарихы” дип исемләнгән кычкырып уку үткәрелде. Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты , китапханә фондында булган китаплары белән таныштылар. «Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәяләреннән өзекләр кычкырып укылды.