" Солдатта булган диләр..." тематик кичә

Мәдәният йорты белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “ Солдатта булган диләр ...” тематик кичәсе үткәрелде. Чара төрле тарафларда, төрле буын ил алдында хәрби бурычларын үтәгән ир егетләрне берләштерде. Бәйрәм белән котлау сүзләре җыр, биюләр белән тулыланып барды. Бәйрәм ахырында ,Раяз Фасихов репертуарыннан , авылдашыбыз Наил Фасихов иҗат иткән “ Горур булыйк “ җырының яңгыравы тамашачылар күңеленә нык тәэсир итте.