« Кар батлл » интеллектуаль уен

Яңа ел бәйрәмнәрен дәвам итеп китапханәдә « Кар батлл » дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада 5- 7 сыйныф укучылары 3 командага бүленеп көч сынаштылар. Уен 6 турдан торды. Һәр турдагы биремнәр Яңа елга, Кышка багышланган әсәрләргә, әкият геройларына багышланды.