“ Урау юллар илтә бәхеткә” шигъри кунакханә

“ Әдәби хәят “ клубы әгъзалары катнашында Флёра Тәрханованың тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә “ Урау юллар илтә бәхеткә” дип аталган шигъри кунакханә үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шигъри җыентыклары белән танышып, шигырьләрен кычкырып укыдылар.