“ Исемең синең билгесез, батырлыгың синең мәңгелек ! “ хәтер сәгате.

Билгесез солдатларны искә алу көне уңаеннан , “ Исемең синең билгесез, батырлыгың синең мәңгелек ! “ дип аталган хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара мәктәп укучылары өчен үткәрелде. Укучылар әлеге датаның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, “Хәтер китабыннан” билгесез югалган авылдашларны барладылар.