" Китап күңел байлыгы" библиографик дәрес.

Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә “ Китап күңел байлыгы” дип библиографик дәрес үткәрелде. Чарада 2 һәм 5 сыйныф укучылыры катнашты.  Укучыларга китап укуның тормышта нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләнде. Татар балалар китабы тарихы белән таныштырды, яңа китаплар тәгъдим итте. Дәрес викторина сораулары белән дәвам итте,укучыларның  белемнәре тикшерелде.