“ 900 көнлек батырлык” патриотик сәгать

27 январьда Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан китапханәдә “ 900 көнлек батырлык” дип аталган патриотик
сәгать үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирелде; сугыш чоры балаларының каһарманлыклары һәм үзебез яшәгән авылдан блокадада катнашкан ветераннар белән таныштырылды. Шушы теманы яктырткан М.Сухачовның “ Там за чертой блакады” китабыннан өзеләр кычкырып укылды.