" Агыла күңелем моңнары" очрашу.

13нче апрель көнне Нөнәгәр авыл китапханәсендә 2021 ел – Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылучы чараларны дәвам итеп “ Агыла күңелем моңнары” дип аталган очрашу узды. Очрашуда “ Сүрелмәс хисләр” һәм “ Йөрәк сере” шигъри җыентыклар авторы, авылыбызда яшәп иҗат итүче Рауза Гафиятуллина катнашты. Чарада ул катнашучыларны үзенең иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды. Шигырьләренә чыгарган көйләрен дә гармунда уйнап укучыларыбыз күңеленә җиткерде.