Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Синең шигырьләреңдә җиңү һәм батырлык!

15 февраль татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) тууына 118 ел.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре,шигырьләре балаларда матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
М.Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә "Тургай" балалар бакчасына йөрүче бер төркем балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә " Синең шигырьләреңдә җиңү һәм батырлык!” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, тормыш юлына кыскача күз салып, шагыйрьнең "Безнең җыр", "Егет көче",Кызыл ромашкалар" шигырьләре кычкырып укылды.