Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Әфган ядрәләре әле дә яраларны яңарта

Йөрәктән эзсез үтмәгән 9 ел, ике ай, 3338 көн һәм төн егетләрне бик нык сыный.
Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең Совет солдаты һәм офицеры уза.72 се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелгән, 311 солдат хәбәрсез югалган.
Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?.. Шул зур саннар, югалтулар Әфган турында онытылмаслык әрнүле һәм йөрәк өзгеч хәтирәләр булып әфганчы егетләр күңелендә тирән яра булып саклана.
15 февраль-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүче Россиялеләрне искә алу көнендә мәктәп музеенда укучылар белән "Әфган ядрәләре әле дә яраларны яңарта" исемендә батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар безнең ил читендәге хәрби конфликтларда һәм сугышларда хезмәт бурычын үтәгән якташлары турында күп нәрсә белделәр. Шулай ук әлеге актуаль темага багышланган китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштылар.