Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Батырлык

Быел герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайта. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләбез. Ел саен герой шагыйрьнең туган көне төрле чаралар аша үтә.
Кариле балалар бакчасының бер төркем нәни дусларыбыз һәм тәрбиячеләр белән берлектә без Кариле балалар бакчасында шагыйрьнең иҗатына сәяхәт кылдык.Аның батырлыгы турында мәгълүматлар барлап "Кошчык" шигырен , дуслык турында язылган "Дусларым", Кечкенә дуслар",
" Бакчада өмәдә" һәм балалар яратып сөйли торган "Мәчегә - көлке, тычканга - үлем, "Карак песи" шигырьләрен кычкырып укыдык.Батырлык ничек була? Дуслык нәрсәне аңлата? ни өчен карак песи? дигән сорауларга нәниләр үз фикерләрен җиткерделәр, кызыклы сорауларына бергәләп җаваплар барладык.