Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Батырлык- рухи матурлык!

Батырлык - рухи матурлык.Әнә шуңа күрә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән.Бүгенге көндә батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү һәм сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү төп максат.Укучыларда кечкенәдән патриотик тәрбияне дөрес итеп тәрбияләргә,үзебезнең халкыбызның батыр ул-кызларының батырлыкларын үсеп килүче буынга җиткереп бару кирәк.Шул уңайдан укучылар белән "Батырлык- рухи матурлык!"- исемендә батырлык сәгате үткәрелде.
Укучы егетләр Бөек Ватан,Әфган,бүгенге көннең сугышчан батырлыклары белән таныштылар. Җирлегебездә махсус хәрби операциядәге егетләребезнекң батыөрлыклары белән бергә һәлак булган батыр ир-егетләребез турындагы бик күп мәгълүматлар белән таныштылар. Үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.