Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Холокост корбаннарын искә алу

Холокост корбаннарын искә алу көне. Холокост нигезендә Нацизмның раса теориясе, Арий расасының башкалардан өстенлеге турындагы идея ята. Шул уңайдан укучыларга мәктәп музеенда "Холокост корбаннарын искә алу" һәм кешелекнең коточкыч фаҗигасе турында тарихи дәрес үткәрелде. Аның барлыкка килү сәбәпләре аңлатылды, Холокост тематикасына багышланган иҗади әдәбият белән таныштырылды.