Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Мәхәббәт ул-...

Мәхәббәт ялкынында һәр кешенең янып алганы бардыр. Ә нәрсә соң ул? Мәхәббәт - ул ниндидер абстракт нәрсә. Аны сүзләр белән тасвирлап булмый - аны бары тик тоярга гына мөмкин.
Мәхәббәт кайчан башлана? Нинди була икән мәхәббәт? Ә мәхәббәт бармы ул?
Әнә шундый уйланырлык сорауларны үз эченә алган диспутны, без Норма агросәнәгать көллияте тулай торагында торып укучы студентлар белән үткәрдек.
Чара барышында төрле фикерләр әйтелде, күңелдә булган күп төрле сорауларга җавап алынды.
" Гомер юлында чын мәхәббәт газабын кичергән бер кеше дә бәхетсез була алмый. Гомереңдә бер тапкыр булса да ярату чынлап та бәхет бит ул!"
Амин!!! Бүгенге үсеп килүче яшь буын егет-кызларына да чын мәхәббәтләрен табып,тулы,нык,тигез гаилә булып яшәргә насыйп булсын.