Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Интернетсыз бер көн

27 гыйнвар, беләсезме, нинди көн? Белмәсәгез, белегез: Халыкара интернетсыз яши торган көн!
Әлеге көннең төп максаты – кешелекне бер генә көнгә булса компьютер, телефон, планшетлар дөньясыннан йолып алу һәм чынбарлыкта аралашуны арттыру, вакытны башка, файдалы эшләргә багышлауны тәэмин итү. Шул уңайдан китапханәдә укучылар белән "Интернетсыз бер көн" мәгълъмати дәрес үткәрелде. Дәрес укучыларга инернетсыз бер көн яши аласызмы?- дигән сораудан башланды. Алар бердәм "ЮК" дип җавап бирделәр. Ләкин дәрес барышында көндәлек тормышта интернетның файдасы һәм зыяны турында мәгълүмат бирелгәч, төрле мисаллар аша аларның фикерләре үзгәрде. Дәрес ахырында " Синең интернет" анкетасы тутырдылар.