Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Авыл яши

Районыбызда «Авыл яши» пилот проекты старт алды. Әлеге мәгълүмати проект авылны саклауга-яшәтүгә юнәлдерелгән. Авыл – туендыручы гына түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклау учагы да булып тора. Шул уңайдан Норма авылы китапханәсендә дә проектка нигезләнеп китап күргәзмәләре эшләнде. Күргәзмәдә терлекчелек, умартачылык, бакчачылык, җирләр эшкәртү серләрен туплаган басмалар,авылыбызда матур эшләре белән дан тоткан эшмәкәрләр турында альбом урын алды.