Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Яңа ел сәяхәте

Кышкы каникуллар балаларның бик көтеп алган каникуллары. Каникулда алар рәхәтләнеп йоклый,чанада,тимераякта шуа. Төрле кызыклы чарада катнашалар. 5 -январь көнне дә төрле яшьтәге балалар,әти-әниләре,әбиләре белән мәдәният йортына "Яңа ел сәяхәтенә" килделәр.Мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән бәйрәм чарасында балалар 2023- елның Кыш бабае белән Кар кызын каршы алдылар,аларга шигырьләр сөйләп җырлар җырладылар. Ярышларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала Кыш бабай,Кар кызыннан бүләкләр алып,бергәләп чыршы әйләнәсендә җырлар белән уеннар уйнап, күтәренке күңел белән таралыштылар.